Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Үрнәк гаилә – ил терәге

Азнакайда тагын бер гаилә артты

ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә яшь парлар теркәлде

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү — районыбызда өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Уртак көч белән кайгысын да, шатлыгын да уртаклашабыз.

Дилнас Талипов һәм Илзирә Хәсәнова киләчәк тормышларын бергә бәйләп, никахларын законлаштырырга уйлыйлар. 18 яшьлек Илзирә Актүбә бистәсеннән. Дилнаска — 26 яшь, ул Балтач авылыннан. Яшь пар интернет челтәрләре аша танышкан. Үзара аралашу чын мәхәббәткә әверелгән һәм алар кавышып, бәхетле тормыш корырга карар кылалар.

Илзирәнең әтисе — Фирдүс Хәсәнов махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк мобилизацияләнгән. Һәм менә кызының бәхетле мизгелләрен бергәләп уздырырга туйга кайткан.

Никахны теркәү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашты. Ул яшьләрне тормышларында иң истәлекле, тантаналы вакыйга белән тәбрик итеп, илебез сагында торучы махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүнең әһәмиятен билгеләп узды. Талиповлар гаиләсенә сәламәтлктә, муллык һәм бәрәкәттә пар канатлар булып бәхетле гомер итәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев