Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК

#үлемсезполк : Каюмов Зәкәрия

Каюмов Зәкәрия Габдулла улы 18 яшендә Татшуган авылыннан сугышка алынып, Кунцово шәһәрендә (Мәскәү астында) учебный Зенит артполкында укып, сержант исеме ала.

Зенит пулеметлары алып, машиналарга төялеп, Курск дугасына китәләр алар, беренче дары исен менә шунда татыйлар. Белград шәһәрен азат иткәндә, бомба ярчыгыннан каты яраланып, Курск госпиталендә ятып чыккач, ул 1943 елның көзендә 37нче Кызыл Байраклы Кутузов һәм Суворов орденлы Регина исемендәге Гвардия дивизиясенең 114нче полкында пулемет ротасында хезмәт итә. 1944 елның язына кадщр Белоруссия урманнарында авыр оборона һәм разведка сугышлары алып баралар. 1944 елның 25 июнендә Сталинның рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 1944 елның августында Көнбатыш Буг елгасының уң ягы өчен сугышта беренче дәүләт бүләге – «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Польшаны азат иткәндә каты яраланып, протез аяк белән II төркем инвалидлык алып, 1944 елның 1 октябрендә авылга кайта. Җиңү бәйрәмен туган авылы Ташуганда каршы ала. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул ике тапкыр «Батырлык өчен» медале һәм I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң ул Татшуган авылында авыл советы секретаре, клуб мөдире, колхозда кассир булып эшли. 1946 елның августыннан Чалпы җидееллык мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгеләнә, ә 1949 елдан шул ук мәктәптә география укыта башлый. Зәкәрия Габдулла улы 44 ел гомерен балалар укытуга бирә. Киләчәк буынны тәрбияләүдә куйган олы хезмәтләре өчен 1975 елда «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнә, ә 1982 елда аңа «РСФСРның атказанган укытучысы» исеме бирелә. Бер аягы протез булуга да карамастан, физик яктан да, рухи яктан да бик көчле, тормышны яратучан, туры сүзле була ул. 1999 елның 5 маенда Чалпы авылында вафат була, туган авылы Татшуганда җирләнә.

 

#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев