Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Туган туфрактан көч алып

Һәр оешма-предприятие үзенең төпле, тәҗрибәле кадрлары белән көчле. “Союз-Агро” җәмгыятенең Актүбә төбәк-җитештерү комплексында хезмәт куйган игенче-механизаторларның исә һәрберсе алтын бәһасенә торырлык.

Инде кырык елга якын комбайн штурвалыннан аерылмаган Расих Абдуллин җир эшен кечкенәдән яратып, икмәкнең табынга кырык кат тир аша килүен белеп үсә. Бала чагы, үсмер еллары әнисенең туган авылы Балтачта үтә аның. Каникул җиттеме, шәһәр малае авылга ашкына. Хезмәт тәрбиясен дә шунда ала: җәй айларында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли.

Азнакайда машинайөртүче-механизатор һөнәрен үзләштергән, авыл һавасын сулап, җир сулышын тоеп үскән егет армиядә дә сынатмый. Солдат хезмәтеннән соң башта СУМРда эшли, аннан соң инде Азнакай технологик транспорт идарәсенә килә һәм сайлаган һөнәренә тугры калып, 29 ел дәвамында тракторда эшли Расих абый. Әмма шәһәрдә торып, шунда эшләсә дә, “ура-суга-җилгәрә” корабыннан аерылмый, урып-җыю сезоны җиттеме, авылга ашкына.

Олыгая-олыгая авыл, җир барыбер үзенә тарта. Балтач авылында йорт җиткереп, Азнакайдан шунда күченәләр Абдуллиннар. Ә Расих абый өчен бер әйбер үзгәрешсез кала – ул бүген дә кырда, бүген дә үзенең яраткан эшендә.

– Кайда гына булсам да, күңел менә шушы кырларга тарта. Язны, басуларда трактор гөрелтесе ишетелә башлаган чорны көтеп алам. Туган якның иркен басуларында гына мин үземне рәхәт хис итәм, – ди комбайнчы. – Башта үзең чәчкән орлыкларның тишелеп чыгуын күзәтәсең, аннан аларның ямь-яшел булып үсеп килүен карап сокланасың, көзен алтынсу төскә кергән иген басуларын күреп куанасың һәм үзеңнең никадәр кирәкле хезмәт башкаруыңа сөенеп туймыйсың. Хәзер техникалар бик яхшы, элекке чорлар белән чагыштырырлык түгел, рәхәтләнеп эшлә генә!

Һава торышын гына аңлыйм димә, әле язгы салкыннары, әле корылыгы белән сыный ул игенчене. Быел исә урак чорына аяк басканнан бирле койган яңгыр инде үзәккә үтте. Бу хакта Расих абый үзе дә борчыла.

– Җан бик үрсәләнә инде, уйламаган кая? Үзебез үстергән уңышларны үзебез җыеп ала алмагач, бик кыен… – ди игенче.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Ә менә алдынгы хезмәткәрнең һөнәрләре җитмеш белән генә чикләнмидер дә. Агач эше, тимер эше, эретеп-ябыштыру дисеңме, башкасымы, бер сүз белән әйткәндә, кулыннан килмәгән бер генә эше дә юк аның. Зур хуҗалыкларында күпләп кош-кортын, мөгезле эре терлеген асрыйлар, бакча тутырып яшелчә-җимешен үстерә ирле-хатынлы Рәмилә һәм Расих Абдуллиннар. Авылларыбыз әнә шундый уңган, авыл дип җан атып яшәгән кешеләр белән дан тота да инде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев