Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТУГАН ҖИР

Тиресне ашлама итеп кулланырга рөхсәт

2023 елның 1 мартыннан Россиядә терлекчелектә җитештерүнең өстәмә продукты белән эш итүне җайга салучы закон көченә керә.

Аның нигезендә тирес һәм кош тизәген, агынтык суларны эшкәрткәннән соң ашлама итеп кулланырга мөмкин булачак. Моңа кадәр алар производство калдыгы булып исәпләнгән һәм тиешле документларсыз авыл хуҗалыгында куллану тыелган. Хәзер исә җитештерүнең өстәмә продукты булып санала.

ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге хәбәр иткәнчә, җитештерүнең өстәмә продуктлары тирә-як мохиткә (туфракка, урманнарга, сулыкларга һ.б.) зыян салырга тиеш түгел. Кырларга тиресне торак йортлардан 300 метр ераклыкта гына чыгарырга рөхсәт ителә. Мондый продуктларны эшкәрткәнче бары тик махсус мәйданчыкларда гына сакларга ярый. Тирес эчендә пластик, пыяла, көнкүреш һәм төзелеш чүпләре булса, аны ашлама итеп куллану тыела. Закон таләпләрен бозган өчен штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев