Татшуган авылында хисап җыелышы узды
Анда район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин, җирлек депутаты Марсель Йосыпов, хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләре һәм белгечләре һәм әлбәттә, авыл халкы катнаштылар.
Авыл җирлеге башлыгы Мансур Хәертдинов 2025 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Алда торган бурычлар, хәл итәсе мәсьәләләргә дә тукталды. Айдар Фәндәс улы үз чыгышында махсус хәрби опрециядәге ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм күрсәтүдә, районның җәмәгатьчелек эшләрендә үзләреннән зур өлеш керткән Татшуган авылы халкына олы рәхмәтен белдерде, район яңалыклары, тормышы, уңышлары турында сөйләде. Бүләкләүләр җыенның иң күңелле мизгелләре булды. Авыл халкы бүген ничек яши, аларны нәрсәләр борчый?
Боларның барысы турында да “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев