Сәпәй авылында урам бәйрәме узды
Сәпәй авылында Рима һәм Шамил Абдрахмановлар капка төбендә урам бәйрәме узды.
Аларның капка төбе гөл-чәчәккә күмелгән. Кулдан төрле әйберләр дә ясап куйганнар. Юкка гына Абдрахмановлар быел район бәйгесендә “Иң матур ишек алды” исеменә лаек булмаган. Яңа ел бизәлеше буенча да беренчелекне яулаганнар.
Капка төбендә самоварлар кайнады, авыл халкы алып килгән күчтәнәчләрдән мул өстәл әзерләнде.
Әлеге чараны мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйсән Латыйпова оештырган.
– Исемен “Сәпәй-кәмит” дип атадым. Якташ, райондаш гармунчыларны җыеп, җырлап-биеп, күңелле итеп үткәрергә җыенабыз, – ди Ләйсән Латыйпова.
Бу бәйрәм авылдашларның очрашып-күрешүе дә, өлкәнәрнең яшьлекләренә кайтып килүе дә булды. Авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева бәйрәм белән котлап, оештыручыларга рәхмәтен белдерде, бер төркем активистларга бүләкләр тапшырды.
Менә капка төбенә бер-бер артлы оста гармунчылар чыкты. Алар үзләре белән таныштырдылар. Күбесе тумышы белән шушы авылныкы иде. Сәпәйнең Мәктәп урамын халкыбызның яраткан көйләре яңгыратты. Капка төбенә серле сандык да чыкты.
Сәпәйлеләр гармунчыларга кушылып биеде, җырлады, соңыннан бәйрәм күмәк әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев