Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Ничек яшисең, авыл?

Азнакай районында авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә отчет сайлау җыелышлары башланып китте.

Сишәмбе көнне иң беренчеләрдән булып шундый җыелышны әгерҗелеләр уздырды. Авыл җыенында матур традиция буенча  районның хезмәт күрсәтүче оешма-предприятиеләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр хылыкны кабул иттеләр. Киңәшләрен һәм халыкны борчыган сорауларга җаваплар биделәр.

Авыл җыенында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин да катнашып, республика һәм район тормышы турында чыгыш ясадылар, халык сорауларына җаваплар һәм киңәшләрен бирделәр. Аерым сораулар буенча алга таба чаралар күреләчәген әйттеләр. Авыл җирлегенең  2025 елга башкарган эшләре һәм киләчәккә планнары турында авыл җирлегенең яңа башлыгы Әдилә Мирзаһитова чыгыш ясады. Элеккеге авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәновның да эшлекле киңәшләре булды. Бүләкләүләр – очрашуның иң күңелле мизгелләре булды. Менә шундый фикер алышуларга, киңәшләргә бай җыен узды Әгерҗедә. Анда нинди мәсьәләләр күтәрелгән? Ниләр эшләнгән дә, алда нинди проблемалар, эшләр тора?

Боларның барысы турында да “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев