Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мактауга лаек хезмәт

Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи дип юкка гына әйтмиләр. Үз эшен намус белән, җиренә җиткереп башкаручы, итагатьле, мәрхәмәтле, коллектив өчен җан атып торучы җитәкчеләргә хезмәткәрләрнең дә ихтирамы зур.

Райпо коллективыннан Рәфис Галимҗан улы Әхмәтовны мактаулы исем алуы белән котлап килгән җылы хат – моның ачык мисалы. Әйе, “Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре” дигән югары исем юкка гына бирелми.

Рәфис Әхмәтовның хезмәт биографиясенә күз салсаң, ул җитәкче булып яратылган дияргә генә кала. 1958 елның 23 августында Әсәй авылында туган егет, армия хезмәтен үтеп кайткач, Әсәй халык депутатлары Советы рәисе, “Эконом” колхозы рәисе урынбасары-партоешма секретаре, КПССның Азнакай шәһәре комитетында инструктор булып эшли. 1991 елда райпоның автобаза начальнигы, аннан райпо советы рәисе урынбасары, 2018 елдан бүгенге көнгәчә райпо идарәсе рәисе булып хезмәт куя.

1933 елда Азнакай районы кулланучылар берлеге буларак ачылган оешма сәүдә, авыл хуҗалыгы продукциясен һәм чимал хәзерләү, җәмәгатьчелек туклануы һәм икмәк пешерү белән шөгыльләнә. Реформалар барышында ул район кулланучылар җәмгыяте итеп үзгәртелә һәм аның каршында ваклап сату предприятиеләре, җәмәгатьчелек туклануы, хәзерләүләр конторасы, икмәк һәм азык-төлек комбинаты, автобаза төзелә.

– Авырлыкларга карамастан, бүгенге көндә дә коллектив үзенең бурычларын уңышлы үти. Җәмгыять карамагында 13 кибет бар, кече авылларга 2 автолавка ярдәмендә даими сәүдә хезмәте күрсәтелә. Менә тиздән Карамалы авылында республика программасы нигезендә яңа кибет ачылачак. Илбәк авылында  кибет төзергә документлар әзерләп йөрибез, – ди Рәфис Галимҗан улы.

“Маяк” газетасын авылларга таратуда да райпоның ярдәмен тоябыз. Коллективның котлауларына кушылып, Рәфис Галимҗан улы Әхмәтовка ныклы сәламәтлек,  җаваплы эшендә уңышлар, гаилә бәхете телибез.

Фото/Гаилә архивынан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев