Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Күктәкә авылында Сабантуй гөрләде

Күктәкә авылында халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, милли уеннары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме – Сабан туе гөрләп узды.



Тымытык авыл җирлеге башлыгы Эльвира Гыйләҗева барлык авыл халкын, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен ирештерде.
Тантаналы өлештән соң мәйданның бер ягында көрәш, икенче ягын төрле уеннар башланып китте. Капчык сугышы, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә белән су ташу, катыктан тәңкә эзләү кебек милли уеннарыбыз белән бергә аларның яңаларын да оештырган иде Күктәкә уңганнары. Әтәч тә тоттылар, куян да кудылар, себерке белән чабынып, рәхәтләнеп парланып, мунча да “керделәр”, чаңгы да “шудылар”...  Һәркем үзе теләгән ярышта көч сынашып, бүләкләр алды, кемнәрдер көрәшчеләргә дәрт биреп, алар өчен җан атып утырды. 
Ат чабышлары да бәйрәмнең аерым бер күркәм мизгеле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

13

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев