Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Киләчәк өчен җан атып яшиләр

Татшуган авыл җирлегендә ел дәвамында башкарылган эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды.

Авыл осталарга, талантларга бай. Мәдәният йортында иҗади кул эшләре күргәзмәсе әллә каян үзенә җәлеп итә, сәхнәдә килгән халык өчен  концерт яңгырый.

Авыл җирлеге башлыгы Мансур Хәертдинов ел дәвамында башкарылган эшләрне бәян итте. Авыл жирлегендә 215 хужалык, 331 кеше исәпләнә. Башлангыч мәктәптә 13 бала белем ала. Узган елны мәктәп һәм балалар бакчасы   ишек алдында  районыбызның  нефтьчеләре ярдәме белән  асфальт салынган.

Халык шатлыкта да, авырлыкта да бергә. Татшуганның хатын-кызлары мобилизацияләнгән  хәрбиләр өчен  оекбашлар, бияләйләр бәйләп тапшырганнар. Бүген дә әлеге изге эш дәвам итә.  

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең урынбасары Рәсим Бәдертдинов үз чыгышында татшуганлыларның тырыш, бердәм халык икәнен билгеләп үтте.  Аграр тармак, шәхси хуҗалыклар  үсеше өчен дәүләт тарафыннан булдырылган мөмкинлекләр хакында аңлатты.

Татшуганда күп еллар дәвамында ветераннар эшчәнлеген Әхсән Идиятуллин җитәкли. 2022 елда да өлкәннәребез өчен матур чаралар үткәрелгән.  Авыл халкы ветераннар советына бик тә рәхмәтле.  

Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Роза Галиева  районда башкарылган эшләр белән таныштырды, авыл халкының сорауларына  җавап бирде,  2023 елда башкарыласы эшләргә максат-бурычларны билгеләде.

Җитәкчеләр җыелыш азагында яхшы күрсәткечләргә  ирешкән авыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды.  

Тулырак газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев