Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кәкре Елга Сабантуенда кем батыр калган?

Бу хакта чак кына соңрак. Ә хәзер, әйдәгез, Сабантуйның кайбер бизәкләрен барлап китик.

Алдан ук матур итеп бизәлгән мәйдан авыл халкы, килгән кунакларның шат авазына күмелде: кочаклашып күрештеләр, хәл- әхвәл белештеләр. Аннары инде барысы бергә авыл биләмәсе җитәкчеләре һәм район үзәгеннән килгән вәкил - мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗеваның бәйрәм котлавын  кабул иттеләр. 
Уен- бәйгеләр бик кызу барды. Аларның ниндие генә юк: капчык киеп узыш, утын кисү, таяк тартыш, колга буйлап менү.... Әлбәттә, милли көрәшкә аерым игьтибар булды. Анда, борынгыдан килгән тәртип буенча, авыл ир- егетләре генә бил алыша.
Халыкның дәртле хуплау авазлары астында келәм батырлары бер- берен алыштыра торды. Ниһаять, халык төп батырны алкышлап кул чапты. Ул - Данис Ибраһимов иде. Бүләк тәкәне егетнең иңенә салдырып мәйдан әйләндерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев