Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Тимергә дә җан өрә

«Союз-Агро» җәмгыятенең Актүбә төбәк-җитештерү комплексында эшләүче Сергей Кузнецов – эретеп ябыштыру остасы.

Тимер чүкү эше кешелеккә борынгы заманнардан билгеле. Нәкъ менә шушы һөнәр белән кешеләр беренче тапкыр ике кисәк тимерне югары температура һәм басым ядәмендә үзара тоташтырырга өйрәнгәннәр Аннан безнең заман өчен гадәти саналган эретеп ябыштыру барлыкка килә. Бүген инде аның да нинди генә ысуллары юк, әле бит тимернең дә ничәмә-ничә төре бар, һәм аларның һәрберсе аерым якын килү, аерым бер алым таләп итә. Эретеп ябыштыру өчен аның асылына да төшенергә кирәк.Килеп чыгачак әйбернең сыйфаты материалдан гына түгел, күбрәк остадан тора. “Союз-Агро” җәмгыятенең Актүбә төбәкҗитештерү комплексында эретеп ябыштыручы булып эшләүче Сергей Кузнецов та иҗади карашлы, бик уңган кеше, кулына килеп эләккән бәләкәй генә тимер кисәгенә дә җан өрергә сәләтле ул.

Сергей Кузнецов – Курган өлкәсеннән. Кранчы булу турында хыялланса да, яшүсмер училищега документларын тапшырырга соңга кала. Ташчы һөнәрен үзләштереп, кулына диплом алган егет эш таба алмый азапланган вакытта язмыш аны кибеттә очраклы гына абыйсының дусты белән очраштыра.

– Аның кебек алтын куллы эретеп ябыштыручылар ул чакта тирә-якта юк иде. Миңа да эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерергә киңәш итте, озак уйлап тормадым, кичке курсларга язылдым, – ди ул.

Шуннан бирле ул эретеп ябыштыру аппаратын һәм электродны кулыннан төшерми. Моңа кадәр күп еллар нефть оешмасында, торак-коммуналь хуҗалыгында эшләгән оста инде сигез ел биредә хезмәт куя. Ел дәвамында ремонт эшләреннән бушаганы юк. Техника ватылса, ремонтлау, запас частьлар эшләү аңа йөкләтелгән. Эш тоткарланмасын өчен оста вакыт белән дә исәпләшми.

– Үз эшен һәрвакыт зур җаваплылык белән, төгәл итеп башкарганга күрә без аңа иң катлаулы детальләрне ябыштыруны да ышанып тапшырабыз. Әле менә ишегалдына күз явын алырлык итеп чәчкәләргә аскуймалар да эшләп куйды, – ди Актүбә төбәк-җитештерү комплексы җитәкчесе Илнар Тимирбаев.
Алтын куллы эретеп ябыштыручы тимергә җан өреп, теплица, атынгычлар, беседкалар да ясый.

– Кулда тимер генә булсын, бар әйберне дә ясап була, – ди Сергей Кузнецов. – Эшем бик ошый, шуңа аның авырлыгын бер дә сизгәнем юк. Шулай да эретеп ябыштыручы эшен бик җиңел, димәс идем. Бу эштә түземлек, сабырлык та, осталык, чыдамлылык һәм тагын башка күп сыйфатлар кирәк.

Тормыш иптәше Светлана белән аларАктүбә бистәсендә тату гомер итәләр. Эшнең тәмен белеп, бөтен дөньяның ямен тоеп яшәгән Кузнецовлар уллары Ринатны да хезмәт белән үстергәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев