Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Җир – иң кыйммәтле байлыгыбыз, һәм без аның турында кайгыртабыз

Авыл хуҗалыгы – район икътисадының мөһим тармагы.

Урып-җыю компаниясе тәмам, ел ахырына якынлашып килә, аңа йомгак ясар чак җитте. 2021 елның җәе Татарстан аграрийлары өчен каты корылык һәм гадәттән тыш хәл режимында узды. Быелгы сезонны “Август-Агро” компанияләр төркеменең “Азнакай” бүлекчәсе нинди кәеф һәм киләчәккә планнар белән төгәлләве хакында участок начальнигы вазифаларын башкаручы Равил Ризатдинов белән әңгәмәдә белештек.

– Равил Рәфисович, авыл хуҗалыгында 2021 елгы сезонга нинди бәя бирәсез?

– Бу сезонда барлык кырларга рапс урынына көзге бодайның “Скипетр” сорты чәчелде. Безнең агротехнология чәчү әйләнешен ел саен үзгәртеп торуны күздә тота. Бу, башка чаралар белән бергә, даими рәвештә туфракны сәламәтләндерергә ярдәм итә. Һава торышының культуралар уңышына тискәре йогынты ясавы турында күп әйтелде. Эсселекнең нәтиҗәләрен без дә тулысынча татыдык. Явым-төшем кытлыгы буенча безнең кырлар иң кискен зоналарның берсендә булды. Көзге бодай уңышы уртача гектардан 10,9 центнер тәшкил итте. Иртә чәчелгән кырлардан 22-27 центнер уңыш алынды. Барлык үстерелгән ашлык азык-төлек максатларында кулланырга яраклы.

– Сез махсус тикшерүләр үткәрдегезме?

– “Ашлыкның сыйфатын бәяләү үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенә пробалар тапшырабыз. Тикшерү нәтиҗәләре продукциядә пестицидлар, микотоксиннар, авыр тимерләр, радионуклидлар булмавын рәсми раслый. Җитештергән ашлыгыбыз

тулысынча куркынычсыз, аны терлек азыгына һәм туклану продукцияләре ясауга кулланырга була.

– Быел терлек азыгына кытлык, сез пайчыларга ашлык белән түли алдыгызмы?

– Пайчылар – безнең партнерларыбыз, алар белән озак вакытлы һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләр төзибез. Килешү нигезендә һәркемгә аренда хакын акчалата яки продукцияләтә алу мөмкинлеге бирелде. Барлык түләүләр гаризалар нигезендә, вакытында, тоткарлыкларсыз башкарылды, моны һәр пайчы раслый ала. Искә төшерәм, милекчеләрнең пайларын һәм җир участокларын без кулай бәядән сатып алырга әзер. Теләүчеләр мөрәҗәгать итә ала.

– Узып баручы елда тагын нәрсәләргә ирештегез?

– Сезон башына Җиңү бистәсе янында раствор узелы төзедек. Биредә су тона, аннан соң үсемлекләрне тукландыру һәм саклау өчен катнашмалар әзерләнә. Нәтиҗәдә, эшчеләргә йөк берничә тапкырга кимеде, үсемлекләрне эшкәртүнең сыйфаты артты. Мондый инфраструктура төзелешләре предприятиебезнең районга җитди һәм озакка эшләргә килүен раслый.

– Азнакай бүлекчәсенең җир мәйданнары киңәйдеме?

– Сөрүлек җирләр мәйданын 1,3 мең гектарга артып, 8,7 мең гектарга җитте. Яткын җирләрне әйләнешкә керттек. Үзебезнең мәйданнарда сыйфатлы һәм сак эшлибез. Ашламаларны, дефицит булуга һәм бәяләре кисәк артуга карамастан, регламент нигезендә кертәбез. Җир – ул иң кыйммәтле байлыгыбыз, һәм без аның турында тиешенчә кайгыртабыз.

– Кешеләргә дә шулай сакчыл карашмы?

– Безнең хезмәткәрләр лаеклы хезмәт хакы алалар, үзләренә ихтирамлы караш тоялар һәм эш урыннарына тотынып торалар. Бу – иң яхшы күрсәткеч. Моннан тыш, безнең инвесторның – “Август” компаниясенең сәясәте агрофирма эшләгән авыл җирлекләренә

социаль ярдәм күрсәтүне дә күздә тота. Ел дәвамында Җиңү көне, Сабантуй, Өлкәннәр көне кебек бәйрәмнәргә һәм район хакимияте соравы буенча башка максатларга миллион сумнан артык акча юнәлдерелде.

– Киләсе сезонга хуҗалыкның планнары нинди?

– Язын май бирә торган культуралар чәчәргә әзерләнәбез. Узган сезондагы тәҗрибәгә таянып, югары уңыш алырга өметләнәбез. Моның өчен бөтен мөмкинлекләребез: заманча техника, ашламалар, ә иң мөһиме – бердәм, тырыш, оста коллективыбыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев