Яңгырлар урып-җыю эшләрен тоткарлады
Табигать аграр тармак алдына әледән-әле сынаулар куеп тора. Әле язгы суыклары белән сыный, әле корылык белән.
Быел моңа урак чоры җиткәндә генә башланган бертуктаусыз көчле яңгырлар да өстәлде. Табигать шартларының болай көйсезләнүе игенчеләребезгә кыр эшләрен башкаруда авырлыклар тудырмый калмады. Әмма алар булган бар мөмкинлекләрне табып, игеннәрне җыйнап алуны дәвам итәләр.
Район аграрийларына быел 42 мең гектар мәйданда урып-җыюны башкарырга кирәк. Аның 12 мең гектарларын – көзге культуралар, 30 мең гектарга якынын язгы культуралар алып тора.
– Яңгырлар бертуктаусыз явып торгач, комбайннар басуга керә алмый. Бүгенге көнгә 8200 гектар мәйданнан 23227 тонна (мәгълүматлар 19 августка) ашлык суктырылган. Гектарыннан уртача 28,3 центнер уңыш чыга. Көннәр бераз утырып китсә, басу-кырларда эш тулаем көче белән барыр, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырбыз дип ышанабыз. Районда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 82 мең тонна сенаж, 8 мең тонна печән әзерләдек. Агымдагы атнада көзге чәчү эшләренә дә керешергә уйлап торабык, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев