Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Чалпы авылында халык җыены бәйрәм төсен алды

Авыл җирлекләрендә бара торган хисап җыелышлары элек-электән бәйрәм төсмерен алган.

Чалпының  мәдәният йортында узган җыенда да кунакларны җыр-моң белән күңелле итеп каршы алдылар. Авыл осталарының кул эшләре күргәзмәсе дә шаккатмалы иде. Юкка гына район башлыгы урынбасары Роза Галеева: “Барлык авылларда да җыелышлар менә шулай оештырылырга тиеш!” – дип мактамады үзләрен.

Чал гасырлы тарихлы Чалпы җирлеге Чалпы, Ирекле, Балан-Бүләк, Камышлы  авылларын берләштерә. Барлыгы 571 хужалыкта 1013  кеше  исәпләнә. Ни кызганыч, шундый олы биләмәдә былтыр нибары 1 бала туган.

Шәхси хуҗалыкларда 294 баш эре мөгезле терлек, шулар эчендә 115 баш савым сыер, 179 баш симертү өчен  үгез һәм тана,  257 баш сарык һәм кәҗә, 263 баш умарта, 1990 баш кош-корт асрала. Илзирә һәм Илшат Габидуллиннар КФХда – 220 мөгезле эре терлек (110 башы – савым сыер). Габидуллиннар, шулай ук шәхси эшмәкәрләр Рүзил Игътисамов, Рәфыйк Җиһгангиров, Дилбәр Нуриева, Равил Хәйруллин, Гөлгенә Сабирова, Айгөл Хәсәнова, җирле депутатлар бәйрәмнәр, өмәләр вакытында ел саен үзләренең өлешләрен кертәләр. Авыл җирлеге башлыгы Альянус Мөхәммәтшин үзенең чыгышында аларга рәхмәтен белдерде.

Ул соңгы өч елда авылларда республика программалары нигезендә күләмле эшләр башкарылуын билгеләп узды. Былтыр “Татнефть” компаниясе уздырган конкурста грант отканнар. Бу акча чишмәне төзекләндерүгә юнәлдереләчәк. Быел Чалпы эченнән аккан инеш кырларын чистартырга да планлаштыралар. Район ярдәме белән балалар бакчасы коймасы янартылачак.

Альянус Мөхәммәтшин борчыган мәсьәләләргә дә тукталды.

– Ирекледә су проблемасын хәл итәсе бар. Ташландык бакчаларны, йорт-җирләрнең хуҗаларын табып, милек теркәү эшләренә керештек. Моңа уңай карап, бер-беребезне анлап, эшне тизләтәсе иде. Авылларга чүп җыярга машина вакытында килә, ләкин  безнең халык барлык чүбен әле дә элекеге чүплек урынына чыгара,  – дип ул тәртип һәм чисталыкка чакырды.

Район башлыгы урынбасары Роза Галеева авылларны саклап һәм үстереп яшәгән өчен Чалпы җирлеге халкына рәхмәтен җиткерде һәм иҗтимагый тормышта активларга бүләкләр тапшырды.

Резеда ШӘРИПОВА

 

Фото: Инсаф Шәрәфиев Чалпы авылы активистларының берсе, зиратны карап-чистартып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев