Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Баланлы Бүләк авылы халкы милли бәйрәмнәрне күңелле үткәрә

Баланлы Бүләк авылында халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе гөрләде.

Авылның олысы-кечесе, яше-карты билгеләнгән вакытка мәйданга бәйрәм итәргә җыелды.
Баланлы Бүләк авылы халкын авыл җирлеге башлыгы Альянус Мияссәрович тәбрикләде. Илләребезнең-көннәребезнең имин, тыныч булуын теләде. Аннары уеннар старт алды. Мәйданның бер башында гер күтәрсәләр, икенче башында чүлмәк ваттылар. Башта балалар, аннары өлкәннәр йөгерде, ә районнан килгән артистларыбыз үзләренең иң матур, дәртле җырларын бүләк иттеләр.

- Авылларда Сабан туе һәрчак аеруча күңелле үтә. Киләчәктә дә авыл халкы исән-имин булып, тигез гаиләләрдә, озын гомер кичерсеннәр. Менә шулай олысын-кечесен очраштыра торган бәйрәм бит Сабантуй, - дип Баланлы Бүләк авылы халкына үзләренең йөрәк түреннән чыккан теләкләрен җиткерде мәдәният йорты директоры Илдар Гадиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев