Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Бәхет җирне яратудан башлана

Үз эшенә бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып, җанын-тәнен биреп хезмәт итүче кешеләр һәркемдә соклану һәм хөрмәт хисе уята торгандыр.

Мөслим авылында яшәүче Гүзәл Байбекова, кендеге белән авылга береккән чын авыл кызы. Банки Сукаеш чибәренең Мөслимнең иң уңган, чая егетләренең
берсе Рәфыйкны гомерлек яр итеп, бирегә килен булып төшүенә дә 36 ел.

Хезмәт юлын шушында сыер савучы булып башлаган Гүзәл Байбекованың югары белем алып, ферма мөдире, көтүне тулыландыру технологы булып эшләвенә дә байтак еллар. “Закирова Л.Ә.” крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшләүче хезмәт уңганы быел ясалма орлыкландыру технологлары арасында узган район бәйгесендә дә призлы урынны алды. Аның күрсәткечләре дә югары – узган ел 100 сыердан 100 бозау алуга ирешкән.

Фермада эшләү, башка авыл хуҗалыгы хезмәте кебек үк, җиңелләрдән түгел. Әмма малларны яраткан, авыл җанлы ханымны әлеге каршылыклар куркытмый.

– Хуҗалыкта ничә баш сыер бар – һәрберсенең физиологик халәтен белергә кирәк. Үзем махсус журнал алып барам, анда сыерның номерын, каплаткан, бозаулаган вакытын теркәп куям. Безнең эштә иң мөһиме – малларны яратырга, аларны аңлый белергә кирәк, сайлаган һөнәрең сиңа рәхәтлек, канәгатьлек хисе китерергә тиеш. Эшкә көн үткәрергә генә килсәң, бер уңышка да ирешеп булмый. Сыер бик акыллы хайван, ул сине күз карашыңнан ук аңлый, – ди хуҗалык алдынгысы. – Коллектив, җитәкчебез бик әйбәт, Аллага шөкер, Ландыш Әхәтовна күтәреп кенә йөртми үзебезне.

Шуңа хезмәтебезнең тәмен белеп, рәхәтләнеп эшлибез. Хезмәттән, авырлыктан курыкмасаң, авылда да менә дигән итеп яшәп була. Байбековлар үрнәгендә моның шулай булуына тагын бер кат инанасың. Гүзәл апа бер дә тик торуны белми, аның йорт-җире дә гөлләр кебек. Бакчаларында, йортларында чәчәк-гөлләрнең ниндиләре генә юк! 83 яшьлек каенанасы Хөмәйрә апа белән килешеп, әни һәм кыз булып яшиләр алар. Рәфыйк абыйның да кулыннан килмәгән эше юк, тракторчы булып эшләгән гаилә башлыгы һәркем өчен ныклы терәк. Тату гаиләдә алар өч бала үстергәннәр, барысын да башлы-күзле итеп, бүген дүрт онык сөя алар.

– Нигә шәһәргә күченмәдек икән, дигән үкенеч бер дә булмадымы? – дип кызыксынам. – Авыл рәхәт, авылсыз торып булмый. Шәһәргә барсам да, ярты көн дә тора алмыйм, күңел авылга ашкына. Йорттан, җирдән, маллардан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз, – ди Гүзәл Байбекова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев