Узган атнада “Марс” хуҗалыгы беренчеләрдән уракка төшкән иде.
Урып-җыюга иртәрәк керүнең сәбәбе дә шунда, дымлылыгы югарырак булган арпадан терлек азыгы әзерләп була. Биредә уңдырышлык та югары — гектарыннан 52 центнер.
– Арпа бөртекләрен махсус җайланмада яссылатып, кышка терлекләргә югары аксымлы азык әзерлибез. Ул сыерларның сөтен 20 процентка арттыра, - дип әлеге технология турында хуҗалык киңәшчесе Миргасим Вәлиевич сөйләде.
Нет комментариев