Реклама
ТУГАН ҖИР
Азнакай районының сөт чишмәсен кем ничек баета?
Районыбыз терлекчеләре көнгә 94,5 тонна сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк. Бүгенге көндә терлекчелек тармагын табышлы итү юнәлешендә бар мөмкинлекләрне барлау таләп ителә. Моның өчен малларның баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, яңа технологияләр куллану һәм, әлбәттә, терлекләрне энергиягә бай, сыйфатлы...
Районыбыз терлекчеләре көнгә 94,5 тонна сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк.
Бүгенге көндә терлекчелек тармагын табышлы итү юнәлешендә бар мөмкинлекләрне барлау таләп ителә. Моның өчен малларның баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, яңа технологияләр куллану һәм, әлбәттә, терлекләрне энергиягә бай, сыйфатлы азык белән тукландыру зур әһәмияткә ия.
Районның сөт чишмәсен баетуда "Союз-Агро" ҖЧҖ, "Азнакай"АФ", "Таллы Бүләк", "Габдрахманов Л.", "Марс" һәм башка хуҗалыклар үзләреннән зур өлеш кертәләр. Әмма шул ук вакытта бармакка-бармак та сукмыйча, кәҗә сөте савып районны артка сөйрәүчеләр дә күп. "Чалтаймас", "Победа", "Кәлимуллин И. А", "Шәвәлиев З.Г.", "Герой Кәримов Ф.Х." хуҗалыкларында сөт савып алуны нык киметкәннәр. Бу хуҗалыкларда, җитди кимчелекләргә юл куела. Сыерлар сыйфатлы азык белән, төрләндереп ашатылырга, аларның алдында һәрвакыт чиста су булырга тиеш. Кимчелекләрне хәл итү юнәлешендә терлекчелек буенча семинарлар дәвам итә. Аның алдагысы җомга көнне "Тукай" хуҗалыгында үтәчәк.
Сөт көндәлеге:
№ |
Хуҗалык исеме |
Бер көнгә сауган сөт, кг |
Узган елдан (+, - кг.) |
Бер сыерга сауган сөт |
1 |
"Габдрахманов Л.Г." КФХ |
1650 |
85 |
16,5 |
2 |
"Союз-Агро" ҖЧҖ Шул исәптән бүлекчәләр: |
32819 |
7317 |
15,9 |
3 |
Бирючевка |
2028 |
-132 |
12,1 |
4 |
Чемодурово |
3250 |
-1747 |
12,3 |
5 |
Мега - ферма |
20602 |
12459 |
16,8 |
6 |
"Марс" ҖЧҖ |
6955 |
540 |
13,9 |
7 |
"Таллы Бүләк" ҖЧҖ |
2508 |
18 |
13,2 |
8 |
"Тукай" ҖЧҖ |
3340 |
-412 |
12,0 |
9 |
"Азнакай"АФ Шул исәптән бүлекчәләр: |
24896 |
3832 |
11,2 |
10 |
ХПК №1 Ирекле,Татшуган |
5557 |
643 |
11,1 |
11 |
ХПК №2 Сукаеш, Сәпәй |
5995 |
1041 |
11,6 |
12 |
ХПК №3 Тымытык |
3377 |
232 |
7,6 |
13 |
ХПК №4 "Алга" |
3542 |
626 |
16,6 |
14 |
ХПК №5 Урманай, Беренче май |
6425 |
1290 |
11,7 |
15 |
Башка фермерлар |
10500 |
2000 |
13,8 |
16 |
"Победа" ҖЧҖ |
1050 |
-425 |
5,3 |
17 |
"Шәвәлиев З.Г." КФХ |
1450 |
-406 |
6,9 |
|
Район буенча |
94541 |
8948 |
12,2 |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев