Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайның баш ветеринар табибы Рөстәм Әхмәтшинга мактаулы исем бирелде

Россия Президенты фәрманы нигезендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Азнакай дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы - баш табибы Рөстәм Әхмәтшинга «Россиянең атказанган ветеринария табибы» дигән исем бирелде.

Рөстәм Мофаздал улы 1965 елда Түбән Якый авылында туа. 1988 елда Казан ветеринария институтын тәмамлап, хезмәт юлын Азнакай районы "Никитинский" совхозында баш ветврач булып башлый. 1990 елда Азнакай дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары, 1994 елдан начальнигы итеп билгеләнә.

"Безнең нәселдә бар да диярлек нефтьчеләр, әти дә, әни дә. Мин кечкенәдән атлар ярата идем, шуңа күрә ветеринар һөнәрен сайладым", - ди ул.

Әлеге мактаулы исемгә Татарстаннан Апас районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Нәгыйм Галиуллин да лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев