Азнакайлылар сыерчык оялары ясыйлар
Азнакайда “Кошларга - оялар” экологик акциясе үткәрелә.
31 майга кадәр дәвам итәчәк әлеге чараны Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитеты уздыра.
Әлеге акциядә Азнакай шәһәренең 8 нче мәктәбендә укучы 1 А сыйныф укучылары да актив катнашты. Сыйныф җитәкчеләре Римма Сабирова аларда кечкенәдән экологиягә уңай караш тәрбияли.
Балалар мәктәп территориясенә эләр өчен 20 сыерчык оясы алып килгән иде. Үз куллары белән ясалган рәсемнәр дә берәүне дә битараф калдырмады.
Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының Азнакай районы буенча җитәкчесе Рөстәм Сәлахов һәм “Чатыр-Тау” дәүләт тыюлыгы җитәкчесе Илнур Сәрвәров аларга кошлар турында кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр, табигатьне саклауга юнәлдерелгән чаралар белән таныштырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев