Азнакайлылар язгы кыр эшләре гөрли
НИЧЕК ЯШИСЕҢ, АВЫЛ ? /авыл хуҗалыгы /

Азнакайлылар язгы кыр эшләре гөрли

Азнакай районы аграрийлары уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар

“Союз-Агро” җәмгыятенең Актүбә төбәк-җитештерү бүлегендә дә эшнең кызган мәле. Бүген Микулино җирлегенә караган эспарцет басуында иртәдән трактор гөрелтесе яңгырый.

«2 апрельдән басуларны тукландыру эшенә керештек, бүген тырмалауга төштек», – ди бүлек җитәкчесе Ильнар Закиров.

“Азнакай” агрофирмасы басуларында да игенчеләр баш-аяк эшкә чумган: алар Уразай авылы янында көзге бодайны тукландыралар.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев