Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакайга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры килде

Районда урып-җыю барышы, аны тиешенчә оештыру турында фикер алыштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Азнакай районында булды. Очрашу барышында ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, Үчәлле басуында хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, сорауларга җавап биреп, үзенең тәкьдимнәрен дә җиткерде.

– Һәр минутны җитештерүчән файдаланырга кирәк! Шулкадәр тир түгеп үстергән икмәкнең бөртеге дә кадерле, вакытны сузган саен, аның сыйфаты да түбәнәя, – диде министр.

Ул шулай ук хуҗалык җитәкчеләрен бер генә урында таптанмаска, яңа программаларда катнашырга, яңа проектларны тормышка ашырырга өндәде.

Август аенда тоташтан яуган яңгырлар урып-җыюга да киртә булды. Табигать шартлары яхшыру белән эшләр дә алга китте, игенчеләребез көн-төн басуда хезмәт куеп, табыныбыз муллыгы өчен тырыш көч куялар. Район аграрийларына быел 42 мең гектар мәйданда урып-җыюны башкарырга кирәк. Аның 12 мең гектарын – көзге культуралар, 30 мең гектарга якынын язгы культуралар алып тора. Бүгенге көндә эшләрнең 50 проценты төгәлләнгән. Барлыгы 46112 тонна ашлык сутырылган.

– Көннәр әйбәт кенә торса, уракны атна-ун көн эчендә тәмамлау бурычын куйдык. Барлык хуҗалыкларда да эш оешкан, техникалар кырда, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев