Механизаторлар язга әзерләнә
Чананы – җәйдән, арбаны кыштан әзерлә дигәнне истә тотып, кабатланмас кадерле вакытларын исраф итмичә, районыбызның игенче-механизаторлары бу көннәрдә язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларын, чәчкечләрен, тагылма коралларын тулы хәзерлеккә китерү белән мәшгульләр.
Ни генә дисәң дә, вакыт, әкренләп булса да, язга таба йөгерә. Күп тә үтмәс, кардан ачылган басулардагы уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне тукландыру, уҗым һәм күпьеллык үләннәрне тырмалау вакыты килеп җитәр. Аларны иртә культуралар алыштырыр...
– Авыл хуҗалыгы тармагында эш әзгә генә туктап тормый. Язгы кыр эшләренә бүгеннән ныклап әзерләнәбез. Район буенча тырмалар ремонты төгәлләнде, чиратта – культиватор, чәчкечләр, тракторларны төзәтәләр. Ашламалар кайта башлады, орлык та, ягулык материаллары да җитәрлек. Язлар гына матур килсен, чәчүдә тоткарлыклар булмас. ТА Авыл хуҗалыгы һзм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә бөтен төр техникалар да 1 апрельгә әзер булырга тиеш, без анда кадәр калмабыз дип уйлыйм, март башына техникаларны әзерләп куярбыз. Берничә ел инде яз иртә килә, шуңа барысына да әзер булырга кирәк, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов.
19 мең гектарга якын сөрүлек җире булган “Союз-Агро” – райондагы иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе. Куәтле заманча техникаларны бүген белгечләр энә күзеннән үткәрә, басуга чыккач, ничек тә сынатмаска кирәк, анда техника ремонтлау түгел, туктап тын алырга да вакытлары булмас шул.
– Без елны-елында көзге эшләр тәмамлану белән техниканы язгы чәчүгә әзерли башлыйбыз. Авыл хезмәтчәннәре язны тулы әзерлектә каршы алырга тиеш, шуңа күрә бүген техниканы ремонтлау, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру, барлык чәчү комплексын эшкә әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Егетләрнең барысы да үзләренә тапшырылган эшнең әһәмиятен аңлап, яхшы эшлиләр. Бүген инде икенче чәчү агрегатын төзәтеп бетереп киләләрАннан, график буенча, культиваторларны ремонтлый башлыйбыз. Тиздән тагын берсе керәчәк. Запас частьлар узган ел ук кайтарылган иде, бу мәсьәләдә проблемалар, тоткарлыклар юк, – ди “Союз-Агро”ның Актүбә төбәк җитештерү комплексы җитәкчесе
Биредә “монысы – синең эш, монысы – минеке” дип торучы юк, һәркайсы җитмеш төрле эшне булдыра.
Эдуард Кейль – икенче елын моторист булып эшли. Без килгәндә двигатель җыю белән мәшгуль иде авыл хезмәтчәне.
– Биредә двигательләрне капиталь ремонтлыйбыз. Ул бер көнлек итеп кенә җыелмый, шуңа сыйфатка зур игътибар бирелә, – ди ул.
Денис Хитев – биредә дүртенче сезонын эшли. Моңа кадәр читтә эшләгән егетне җир эше барыбер үзенә тарткан.
– Кайда гына эшләсәм дә, әлеге тармактан да якынрак эшне тапмадым. Без бит авыл егетләре, – ди ул.
“Азнакай” агрофирмасының Сукаеш бүлекчәсендә дә техниканы кыр эшләренә әзерләүгә ел да җаваплы карыйлар. Бүген биредә дә эшнең кызган чагы. Авыл агайлары бердәм булып тагылма агрегатларны ремонтлыйлар.
Рәшит абый Закиров – Сукаеш авылы егете. Хуҗалыкта инде 42 ел лаеклы хезмәт куя, аның дүрт дистә елдан артыгы машина руле артында узган.
Мәктәптән соң Рәшит абый һөнәр училищесында белем ала. Армия хезмәтеннән соң туган авылларына кайтып, шунда төпләнеп кала да, аннан әзгә генә аерылып тормый.
– Яраткан эш туйдырмый да, арытмый да. Шушында эшләвемә беркайчан да үкенгәнем булмады, – ди кендеге белән җиргә береккән авыл уңганы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев