Азнакайда Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алдылар
27 июльдә шәһәрнең Гаилә һәм Тарсус паркларында Донбасс сугышында һәлак булган балаларны искә алдылар.
Чарада волонтерлар, хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, мәктәп укучылары, балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре катнашты.
Хәтер һәм кайгы билгесе итеп, сугышта һәлак булган гаепсез җаннар, яхшылык һәм тынычлык символы булган ак шарларны күккә очырдылар, бер минут тынлык белән аларны искә алдылар.
- Бала үлеме - иң зур гаделсезлек һәм җанөшеткеч фаҗига. Донбасста һәлак булган сабыйларны онытырга хакыбыз юк! Безнең изге бурычыбыз һәрвакыт аларны истә тоту! - дип сөйли Мәдәни үзәк директоры Гүзәл Николаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев