Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда авыл хуҗалыгын цифрлаштыру турында сөйләштеләр

Заманча технологияләр авыл хуҗалыгы тармагын да урап үтми.

Азнакайда узган республика семинарында да сүз цифрлы һәм заманча технологияләр файдаланып терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру турында барды.

Киңәшмәдә республиканың көньяк-көнчыгыш – Азнакай, Сарман, Бөгелмә, Әлмәт, Ютазы, Лениногорск, Чирмешән, Баулы  районнарының авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре, хуҗалык җитәкчеләре, ветеринарлар катнашты.

Район мәдәният йорты фойесында махсус күргәзмә дә эшләде. Анда республиканың һәм илебезнең төрле шәһәрләрендә җитештерелгән заманча технологияләр, үзебездә эшләнгән программалар тәкъдим ителде.

Пленар өлештә чыгыш ясап, район башлыгы урынбасары Роза Галеева семинарда катнашучыларны авыл хуҗалыгында ирешелгән уңышлар белән таныштырды.

– Азнакай – нефть төбәге булса да, районның социаль-икътисади үсешендә зур урынны авыл хуҗалыгы алып тора. Авыл – ул тормыш чыганагы. Кырларда, фермаларда, эшкәртү предприятиеләрендә эшләүчеләрнең фидкарь хезмәте табыннарыбыз муллыгын тәэмин итә..  Азнакай һәрчак игенчелектәге казанышлары белән республикабызда дан тотты. Терлекчеләребез дә мул продукция җитештерү өчен көчләрен кызганмый хезмәт куялар. Бүген әлеге тармакта 1130 кеше эшли, районыбыз ирешкән күркәм нәтиҗәләр - һәр  һөнәр иясенең уртак тырышлыгы, – диде Роза Галеева.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов та үзенең чыгышында Азнакай районында тырыш кешеләр яшәвен билгеләп узды.

– Игенчелек, сөт саву буенча азнакайлылар һәрвакыт алдынгы урыннарда баралар.  Биредә шулай ук сөтчелек комплексларын төзү буенча да зур эшләр башкарыла. Иң мөһиме, монда һәрвакыт замана белән бергә атлыйлар, хуҗалыкларда цифрлаштыру, заманча технологияләрне күпләп кулланалар. Киләчәктә уңышларыгыз тагын да күбрәк булсын, – диде Гөлүс Баязитов.

Соңыннан ул районнарның терлекчелек тармагының соңгы 8 аендагы нәтиҗәләренә анализ ясады. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин терлекчелек предприятиеләрендә терлекләрнең баш санын саклап калу, аларны   маркировкалау турында сөйләде.

Терлекчелектә зур күрсәткечләргә ирешкәннәре һәм намуслы хезмәтләре өчен “Союз-Агро” җәмгыятенең Актүбә терлекчелек комплексы мал табибы Илгиз Рахматуллин һәм крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Фәһим Мөниховка авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев