Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә акчалата сертификатлар тапшырылды

Районыбызда урып-җыю эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга, механизаторларга акчалата сертификатлар тапшыру матур традициягә әйләнде.

Бүген "Союз Агро" җәмгыяте уңганнары да шундый бүләкләргә лаек булды. Хуҗалыкның кукуруз басуы яшел масса әзерләүдә катнашучы өч дистәдән артык комбайн, йөк машиналары тавышыннан гөрләп тора. Көннәрнең яхшы торуыннан файдаланып калырга тырышалар егетләр. 

Биредә бөртеклеләр инде август урталарында ук алынып беткән. Терлек азыгын әзерләү дә төгәлләнү алдында тора. Сүз уңаеннан, хуҗалык хезмәтчәннәре аны ике елга җитәрлек күләмдә әзерләп куйган.

Җәмгыять фидакарьләренә рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләрен район башлыгы Марсель Шәйдуллин да җиткерде.  Теләкләргә җәмгыять директоры урынбасары Гаяз Миннехуҗин да кушылды. Ул бу уңышларга район, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелегенең ныклы ярдәме белән ирешүләрен әйтеп үтте.

Соңыннан яшел масса әзерләүдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга, аны берөзлексез ташып торган машина йөртүчеләргә, тракторчыларга район башлыгы һәм җәмгыять исеменнән акчалата сертификатлар тапшырылды. 

Район-шәһәр Мәдәният йорты артистлары авыл хезмәтчәннәренә үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев