Азнакай хуҗалыкларында эшнең кызу чагы
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 3 августка булган оператив мәгълүматлары буенча, район буенча 6691 гектарда бөртекле культуралар сугылган.
Уңыш уртача гектардан 16,5 центнер чыга. “Август-Мөслим” җәмгыятендә бу күрсәткеч – 20,7 центнер, “Азнакай” агрофирмасында – 16,5 центнер. Хуҗалыклар терлек азыгы әзерләү белән дә мәшгуль. Алар алдына бер шартлы терлеккә 37 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куелган.
Районда тәүлеккә 192 тонна сөт савыла. Бер сыерга уртача 19,3 кг туры килә. Бу узган елның шушы чорына караганда 27 тоннага артыграк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев