Азнакай укучылары мега-ферма белән танышты
Һөнәри юнәлеш бирү, авыл балаларын туган җирләренә тарту максатларында Чалпы, Тымытык, Урманай мәктәпләренең сигезенче сыйныф укучыларына “Азнакай” агрофирмасының Сукаеш янындагы мега-фермасына экскурсия оештырдылар.
Белгечләр аларны бүгенге заман технологияләре, биредәге эш шартлары белән таныштырдылар.
Очрашуга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Агросила” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Самат Мәүлетов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, мәшгульлек үзәге, мәгариф идарәсе, җирле техникум җитәкчеләре дә килде.
– Бүгенге көндә районда 400 гә якын эш урыны бар, аның 100 гә якыны – авыл хуҗалыгы өлкәсе буенча. Безгә сыер савучылар, механизаторлар, ветеринарлар, зоотехниклар, инженерлар, агрономнар кирәк. Мега-фермада хезмәт хакы да, эш шартлары да яхшы. Мин үзем дә хезмәт юлымны ветеринар табиб булып башладым, теләгән кешегә үсәр өчен мөмкинлекләр бар, – дип Марсель Шәйдуллин укучыларны туган җирләрендә калырга чакырды.
Укучылар әлеге экскурсиядән нинди тәэсирләр алган, авылга эшкә кайтучыларга нинди дәүләт программалары, ярдәмнәр каралган – әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев