Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакай районының Чалтаймас авылы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп узды

Авылдан ерак түгел урнашкан Сабантуй мәйданы зур бәйрәм төсен алган.

Үзенең матур табигате, яшеллеге, уңган-булган кешеләре белән дан тоткан авыл бәйрәменә якташлар гына түгел, кунаклар да күпләп җыелган иде. Бер якта сәүдә гөрли, икенче якта районыбыз осталарының кул эшләнмәләре тезелеп киткән. 

Авылның гасырлык юбилее Карамалы Елгага (Чалтаймас) нигез салуны тасвирлаган тарихи күренештән башланып китте. Аннан сөрән сугу йоласын күрсәттеләр.  

Чалтаймаслыларны Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчесе Алмаз Фәритов, шушында туып үскән, туган авылына һәрчак ярдәм итеп торучы Әлмәт шәһәре хәрби комиссары Ришат Сабиров тәбрикләделәр һәм изге теләкләрен юлладылар. Бәйрәмне дәвам итеп, кунаклар авыл үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләрне бүләкләделәр. Чалтаймас авылында гомер итүче иң өлкән яшьтәге апа-абыйлар да игътибардан читтә калмады. Аларга түбәтәйләр, шәлләр тапшырылды. 

- Бу авылның тарихы бик матур. Соңгы вакытта ул бик җанланып яши. Монда, беренче чиратта, Лена Гыймаеваны, шушы авыл егете Ришат Сабировны искә алырга кирәк. Алар шушы авылның бүгенгесе һәм киләчәге өчен бик күп эшләр эшләделәр. Соңгы елларда гына да мәчет төзелде, яңа йортлар калыкты, юллар төзекләндерелде. Ел саен матур итеп Сабантуйлары үтә, авыл җанланып яши.  Киләчәктә дә монда тормыш шулай гөрләп торсын, - диде район башлыгы. 

Бүгенге көндә Чалтамайста 48 йортта 54 кеше гомер итә.

- Авылыбызда яшәү өчен барлык шартлар тудырылган: газ, ут, су бар. Биредән шулай ук күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре дә бүленде. Дүрт урам барлыкка килде: Сабантуй, Космонавтлар, Лесная һәм аларның берсенә депутатыбыз, Карамалы Елга үсешенә, яшәешенә күп көч салган якташыбыз Лена Гыймаева исеме бирелде,  ди авыл җирлеге башлыгы Регина Закирова. 

Тәбрикләүләрдән соң мәйданда уеннар башланып китте. Балалар, олылар өчен дә күңел ачу чаралары күп булды. Кунаклар  Татарстанның атказанган артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Илсафка кушылып, җырлап-биеп рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев