Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакай районында терлекләрнең авыруларына каршы чаралар үткәрелә

Азнакай ветеринария берләшмәсе белгечләре терлекләрнең чирләренә каршы көзге чаралар уздыруга кереште.

“Районда эпизоотик иминлекне саклау максатларында  авыл хуҗалыгы терлекләренә себер түләмәсе, котыру, дерматит һәм башка йогышлы авыруларга каршы вакцинация  уздырыла. Шулай ук  мөгезле эре һәм вак терлекләрдән, атлардан төрле инфекцияле чирләрне ачыклау өчен кан алу оештырыла. Кошлар, дуңгызлардан да  проба алыначак”, – ди берләшмә җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшин.

Әлеге чаралар “2013-2025 елларда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү программасы” нигезендә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев