Азнакай районы хуҗалыкларында техниканың урып-җыюга әзерлеге тикшерелде
Бүген муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бер төркем җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, ветераннар белән берлектә хуҗалыкларда булып, техниканың урып-җыюга әзерлеген карап, игенчеләр белән фикер алышты.
Быелгы урып-җыюда “Союз-Агро” җәмгыяте басуларында 13 комбайн эшләячәк. Аларның барысы да әзерлек сызыгында, игенче- механизаторларның да кәефе яхшы.
Кәкре Елганың “Марс” хуҗалыгында да эшләр гөрләп бара. Биредә техника тулысы белән диярлек әзер, вак-төяк ремонт эшләре генә калган, запчастьлар инде кайтарылган.
«Тукай» хуҗалыгы уңганнары да һәр минутның кадерен белә, монда да барысы да тәртиптә.

Җитәкчеләр "Азнакай" агрофирмасының Сукаеш бүлекчәсендә дә техникаларның әзерлеген карадылар.
«Быел һава торышы бик яхшы булды, язы да, җәе дә дигәндәй. Игеннәребез яхшы гына өлгереп киләләр, инде уңышны үз вакытында, югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Райондагы кайбер хуҗалыкларда хәзерлек эшләрен тизләтү сорала. Уракка вакыт бар әле, әмма бик аз. Сәгатьнең һәр минуты кадерле чорга якынлашабыз, моны барыбыз да аңлый. Шул ук вакытта хезмәт иминлеге турында да онытмагыз», – диде Марсель Шәйдуллин.
Бу хакта тулырак – “Маяк” газетасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев