Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районы хуҗалыкларында техника терлек азыгы әзерләүгә әзер

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле катнашында район комиссиясе хуҗалыкларда терлек азыгы техникасының әзерлеген тикшерде.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Илнур Гарипов район буенча техника әзерлегенә уңай бәясен бирде, механиаторларны техниканы саклап тотарга, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакларга чакырды.

"Быел район буенча 24 мең тонна печән, 125 мең тоннага якын сенаж һәм 130 мең тонна силос әзерләү бурычы куелды. 25 майга сенаж салуны башларга планлаштырган идек, әмма табигать үзенең төзәтмәләрен кертте, кайбер урыннарда төнлә 12 градуска кадәр көчле салкыннар булды, күпьеллык үләннәргә зыян салды, эшкә керешү вакытын чигерде. Бүгенгесе көндә чәчәүлекләрне тәрбияләү, яфрактан тукландыру, салкыннан соң үсемлекләрне стресстан тиз арада чыгару максаты тора. Яңгырлар да яусын иде. Хуҗалыкларда ярты-бер еллык азык запасы бар. Аны саклау өчен куелган планы үтәргә кирәк”, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев