Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районы хуҗалыкларында техника кыр эшләренә әзер

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле катнашында бүген район комиссиясе хуҗалыкларда техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.

Гадәттегечә, ул «Союз-Агро» җәмгыятеннән башланды.  Биредәге заманча, көчле егәрле техниканың күплегенә шаккатмалы. Әле быел  гына да паркны 600 млн сумлык яңа техника белән баетканнар.

– Районыбызга, әлеге хуҗалыкка зур игътибар биргәннәре өчен «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры Наил Магановка, аның урынбасары, депутатыбыз Рөстәм Мөхәммәдиевка, «Союз-Агро» җитәкчеләренә, техниканы сыйфатлы итеп кыр эшләренә әзерләгән белгечләргә, механизаторларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый техникада начар итеп эшләргә һич ярамый, – дип билгеләп узды район Советы аппараты һәм комиссия җитәкчесе Айдар Хәлиуллин.

Актүбә төбәк комплексы җитәкчесе Хәлил Шәмсимөхәммәтов хәбәр иткәнчә, хуҗалыкны 17,400 мең гектарда  күләмле эшләр көтә. Бүгенге көндә кырларга ашлама кертелә, иртәгә агрегатлар тырмалауга керешәчәк, чәчүгә төшәчәкләр.

 Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Илдар Гаязиев җәмгыятьнең әзерлегенә югары бәясен бирде һәм механиаторларны техниканы саклап тотарга, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакларга чакырды.

Башка хуҗалыклар да көзге культураларга ашлама кертә, тырмалау эшләрен башкаралар, шушы көннәрдә арпа чәчүгә керешергә исәплиләр.

– Бу язда район буенча 43 мең гектрада – бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, 13 мең гектар мәйданда – техник культуралар, 15 мең гектар мәйданда терлек азыгы культуралары чәчү планлаштырылган. Табигать тә безгә уңай тора, механизаторларның кәефе яхшы, басуларда эш кайный башлады”, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев