Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакай кырларында урып-җыю эшләре гөрли

Табигать игенчеләргә һәр елны зур сынаулар сала. Менә быел ул басу-кырлардагы игеннәрне яңгырга тилмертте.

Шулай да югары технологияләр шундый кырыс шартларда да уңыш алырга мөмкинлек бирә.
Без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов белән "Август-Азнакай" һәм "Таллы Бүләк" хуҗалыклары басуларында эшләрнең барышы белән таныштык.

"Район буенча 8 мең гектардан артык мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырылды. Уртача уңыш 17 центнер чыга. 20-25 центнер алучы хуҗалыклар да бар. Кырау ныклап суккан басуларда күрсәткечләр түбәнрәк. Хәзер бөтен көчне булган уңышны югалтусыз җыеп алу", - ди Рамиль Исламов.

"Август-Мөслим" җәмгыяте Азнакай бүлекчәсенең кайбер басуларында гектардан 33 центнер уңыш алалар.

" Без нулевой технология кулланабыз. Җирне сөрмибез, суккан салам җирдә кала, ул чәчкәндә дымны саклый. Туфракны ашлау да зур роль уйный", - ди Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе Равил Ризатдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев