Ел саен районыбызда кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторга сертификатлар тапшырыла.
Быел беренчеләрдән булып әлеге бүләкккә “Сюз-Агро” җәмгыяте игенчеләре лаек булды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев та катнашып, изге теләкләрен җиткерде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов белдергәнчә, бүген “Таллы Бүләк”, “Марс”, “Тукай” хуҗалыкларында, “Азнакай агрофирмасында да сертификатлар биреләчәк.
Нет комментариев