Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакай басуларында эш гөрли

Район игенчеләре бер-бер артлы чәчүгә төшәләр. Беренчеләрдән булып 5 апрельдә «Союз-Агро» җәмгыяте арпа чәчүгә кереште.

Бүген «Марс» хуҗалыгында да старт алды.

Биредә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар, хокук, янгын сагы, экологлар катнашында узган семинар-киңәшмәдә язгы кыр эшләре стратегиясе һәм тактикасы  билгеләнде.

– Техника, чәчүлек орлык әзер. Быел яз иртәләде. Вакытны кулдан ычкындырмыйча, дым барында, бар көчне чәчүгә юнәлтергә кирәк, – дип билгеләп үтте район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Семинарда шулай ук агротехник чаралар белән бергә янгын куркынычсызлыгы, хокук бозуларга юл куймау мәсьәләләре дә күтәрелде. 

Башка хуҗалыклар да көзге культураларга ашлама кертә, тырмалау эшләрен башкаралар һәм шушы көннәрдә арпа чәчә башлаячаклар.

– Бу язда район буенча 43 мең гектрада – бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, 13 мең гектар мәйданда – техник культуралар, 15 мең гектар мәйданда терлек азыгы культуралары чәчү планлаштырылган. Табигать тә безгә уңай тора, механизаторларның кәефе яхшы, басуларда эш кайный башлады”, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев