Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ТУГАН ЯК ТАРИХЫ

Камышлы Күл авылына – 100 яшь

Шимбә 27 июнь көнне Камышлы Күл авылына нигез салынуга 100 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды.

Өстән яңгыр сибәләп торуга да карамастан, авылда яшәүче һәм кунакка кайтучы авылдашлар бердәм булып бәйрәмгә җыелганар иде.  Бу  тамырлары Камышлы Күл авылы белән бәйле булганнарның бердәмлеге, дуслыгы турында сөйли иде. Кече авыл булуга да карамастан бар да зур шәһәрдәгечә: тезелеп киткән сәүдә нокталары, чәй өстәле, халкыбызның көнкүрешен чагылдырган көнкүреш әйберләреннән  күргәзмәләр, милли киемнәр, милли рух... бар да бар.

Авылдашларны бәйрәм тантанасы белән район җитәкчеләре, район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәхсән үзе исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде. Аның теләкләренә авыл җирлеге җитәкчеләре, депутатлар да кушылды.  Бәйрәм тантанасы Мәдәни үзәк һәм район мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән театраль күренеш белән башланып китте. Алар моннан бер гасыр элек булган авылның барлыкка килү вакыйгаларын күз алдына китерделәр.

Камышлы Күл авылының хәзер үз китабы да бар. Бу көнне “Камышлы Күл: киләчәккә үтеп барышлый” китабы (төзүчесе һәм җаваплы мөхәррире  журналист, ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Ясир Хөснетдинов)  да тәкъдир ителде. Тантана бүләкләүләргә бай булды. Авылга җаны-тәне белән береккән ярдәмчел активистлар, авылның танылган “балалары”, юбилярлар, хезмәт фидакарьләре, иң өлкән һәм иң нәни гражданнары… барысы да хөрмәтләнде.  Бу көнне шушы авылда туып-үскән, Татарстанның халык артисты, бәйрәмне дә төп оештыручыларның берсе Равил Галиев һәм аның иҗатташ дуслары – татар эстрадасы артистлары катнашында зур концерт программасы булды. Күңелле уеннар, ярышлар, онтылмас очрашулар бер-берсен алыштырды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев