Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ТУГАН ЯК ТАРИХЫ

Азнакайның иң оста шәҗәрәчесенә 50 мең сум акча бирәләр!

Районда «Тарихта без эзлебез» республика бәйгесенең район этабы үтә

 “Җиде буын бабаңны белү фарыз”, - дип әйтеп калдырган борынгылар. Шөкер, бүген арабызда үз нәселенең тамырлары белән кызыксынып, аның агачын төзүче, туган җире, халкының тарихын өйрәнүче кешеләр бихисап.

Районыбызның әнә шундый актив гаиләләре 6 февраль көнне Балалар иҗаты үзәгенә җыелачак. Монда республикакүләм «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» бәйге-фестиваленең район этабы үтә.

Бәйгедә Азнакайдан алты гаилә катнаша.

Муниципаль этапта җиңүчеләр 50 мең сум, икенче һәм өченче урыннарны алучылар 40 һәм 30 мең сум акча белән бүләкләнәчәк.

Чара 15.00 сәгатьтә башлана.

Фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев