Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ТУГАН ЯК ТАРИХЫ

Азнакайлылар Әнвәр Баһаветдиновның мемориаль тактасына чәчәкләр куйдылар

Кичә танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, 1961–1979 елларда КПССның Азнакай райкомының беренче секретаре булган Әнвәр Баһаветдиновның тууына 100 ел тулды.

Әлеге уңайдан Азнакайда күренекле якташыбызның якты истәлегенә багышланган тантаналы чаралар үтә һәм алар Әнвәр Бәдретдин улы үзе яшәгән  йортта  аның хөрмәтенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салу белән башланып китте.

Әнвәр Бәдретдин улы Баһаветдинов 1925 елның 27 ноябрендә хәзерге Кама Тамагы районы Әмәкәй авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышында, 1945 елгы Җиңү парадында катнаша. Партия һәм дәүләт эшлеклесе карьерасын 1950 елда комсомолда ВЛКСМның Бондюг район комитетының икенче секретаре вазифасыннан башлый. 1961 елда Әнвәр Баһаветдиновны КПССның Азнакай райкомы беренче секретаре итеп билгелиләр. Биредә унсигез ел эшләү дәверендә ул районны барлык тармаклар буенча беренчеләр сафына чыгару өчен бар көчен куя.

Республикабыз өчен иң авыр елларда авыл хуҗалыгын аякка бастыра, илебез өчен нефть табу эшләрен оештыруда актив катнаша.

Ул шулай ук Бөгелмә, Әлмәт районнарын да җитәкләп, әлеге җирлекләрне күтәрүгә зур өлеш кертә. Татарстан Югары Советы Президиумы рәисе булган чорында да республикабызны ил күләмендә танытуга ирешә.

Әнвәр Бәдретдин улы 2002 елда вафат була. Аны җирләгән вакытта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев мәрхүмнең күпьеллык хезмәтен бәяләп болай диде: “Халык күңелендә ул чын-чынлап тирәнтен эз калдырды… Киләчәк буыннар тарафыннан бер төрле дә битәрләү сүзе белән искә алынмас кеше  ул”.

Шәһәребезнең бер урамы да күренекле җитәкче Әнвәр Баһаветдинов исемен йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев