«Татнефть» хәйрия фонды Җиңү бистәсе мәктәбенә 442 китап бүләк итте
ТАТНЕФТЬ

«Татнефть» хәйрия фонды Җиңү бистәсе мәктәбенә 442 китап бүләк итте

Җиңү бистәсе мәктәбендә истәлекле һәм бик җылы чара узды – “Татнефть” хәйрия фонды тарафыннан мәктәп китапханәсенә китаплар тапшыру тантанасы булды.

Барлыгы 442 данә заманча уку, белешмә һәм фәнни-популяр китап тапшырылды. Алар укучыларның белем дәрәҗәсен арттыруга, фикерләү сәләтен үстерүгә зур өлеш кертәчәк.

– “Татнефть” компаниясе белем бирү системасын камилләштерүгә, үстерүгә, аны тагын да сыйфатлырак итүгә, яшь буынны тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Китап – белем ачкычы. Алар сезнең ярдәмчеләрегез булып, сезгә зур файда китерсен, – диде фонд директоры Эльмира Газизова.

Чарада мәгариф идарәсе вәкилләре, укытучылар, укучылар һәм ата-аналар катнашты.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев