“Татнефть” –75
Нефтьчеләрнең матур традициягә әйләнеп килүче үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне берләштерүче “Өч буын очрашуы” матур традициягә әйләнеп килә.
Әлеге очрашу буыннар арасында элемтәне ныгытуда зур әһәмияткә ия. Нефтьчеләр тәҗрибә уртаклашып, һөнәри осталык дәресләре генә алып калмыйлар, ә бәлки нефть сәнәгате тарихы, традицияләре, инновацион яңалыклар белән дә танышалар. Үз районыңдагы яңалыкларны болай да белеп торасың. Очрашуларны шулай итеп оештырганнар: ул нефтьчеләргә башка районнар, андагы казанышлар белән танышырга да мөмкинлек бирә. Безнең азнакайлылар күптән түгел генә Әлмәт районына барган булсалар, бу көннәрдә Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә районы нефтьчеләре Азнакай районына килеп, нефтьчеләр көче кергән яңа объектлар белән таныштылар. Алар Актүбә бистәсе объектларында булып, биочимал ярдәмендә җылылык, электр энергиясе, суны экономияләп булуын үз күзләре белән күзәттеләр. Мәлбагыш авылында 3D – принтер инновацион технологиясе ярдәмендә төзелгән һәйкәл, “Мәллә” иҗтимагый-мәдәни үзәге белән таныштылар.
- Ветераннарыбыз, бигрәк тә авылларда яшәүчеләр, бөтенләй таң калдылар. Үз күзләре белән күрмәсәләр ышанмаслар да иде, ди “Азнакайнефть” идарәсе профком рәисе Рафаэль Шәйдуллин.
- Өлкән буын гына түгел, без яшьләр дә аптырап калдык, – ди “Лениногорскнефть” идарәсенең 2 нче ЦДНГ мастеры Андрей Ящин. – Актүбәдә биоресурслар хисабына ике йортның коммуналь түләүләре шактый кимүен күрдек. Мәлбагыш мәктәбендә клон үсемлекләрне карадык. Тагын да шундый урыннарда булдык. Сокландык та, горурландык та. Без – яшь буын өчен бик тә файдалы, кызыклы чара бу. Оештыручыларга зур рәхмәт.
Экскурсиядән соң, нефтьчеләр “Мәллә” мәдәни үзәгенә тантаналы әбәткә җыелдылар, истәлек-хатирәләре белән уртаклаштылар. Нефть сәнәгатенә багышланган интеллектуаль квизда өлкән һәм яшь буын Компаниянең тарихы, технологик казанышлары, истәлекле вакыйгалары өлкәсендә белемнәрен сынадылар. Азнакайлылар һәм башка артистлар катнашында концерт ямь өстенә ямь булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев