Татарстанның Роспотребнадзоры Пензада ясалган куркыныч Aloe Vera эчемлеген сатудан алды
«ВЕЛЬТА-Пенза» ҖЧҖ җитештергән 16 шешә куркыныч эчемлек Aloe Vera Яр Чаллыдагы ике кибет киштәләреннән алынган. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Элегрәк «Гадел билге» маркировкасы системасы Роспотребнадзор кушуы буенча Aloe Vera татлы эчемлегенең дүрт төрен сатуны туктатты, ә ММЧда эчемлектә, фаразланганча, ацетон табылуы турындагы мәгълүмат таралды.
Көндәлек мониторинг барышында Роспотребнадзор идарәсе белгечләре эчемлекнең Чаллы проспекты, 9А һәм Казан проспекты, 106 адреслары буенча ике кибеттә сатылуын ачыклаган.
"ВЕЛЬТА-ПЕНЗА" ҖЧҖ җитештергән куркынычсыз булмаган Aloe Vera эчемлеге әйләнешен булдырмау максатларында Роспотребнадзор тарафыннан әлеге продукцияне ваклап сату нокталарында "Честный знак" (ГИС МТ) дәүләт мәгълүмат системасы ярдәмендә сатуны туктату буенча оператив чаралар күрелде», – дип сөйләделәр Роспотребнадзорның ТР буенча матбугат хезмәтендә.
Кибетләрендә куркыныч продукция сатылган эшмәкәрләргә карата административ эшләр кузгату турында Карар кабул ителгән.
"Әлеге продукция сәүдә объектлары киштәләрендә табылганда, бу факт турында Роспотребнадзор идарәсенә 8 (843) 272-80-43 кайнар линиясе телефоны аша йә "Гадел билге" бушлай мобиль кушымтасы аша кичекмәстән хәбәр итүегезне сорыйбыз», – дип чакырдылар ведомствода.
"Татар-информ" чыганагы
Фото: Роспотребнадзор по РТ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев