Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАТАРСТАНДА

Татарстанда эшмәкәрләргә маркетплейсларда сәүдә итү өчен яңа ярдәм чарасы булдырылды

Әлеге проект «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге тарафыннан әзерләнгән.

ТР Икътисад министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә популяр сәүдә мәйданчыкларында эшләргә өйрәтә торган дүрт укыту программасы бар:

  • Ozon маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер;
  • Wildberries маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер;
  • Яндекс.Маркет маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер;
  • KazanExpress маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер.

Белем бирү курсы 18 сәгатькә исәпләнгән. Бу вакыт эчендә теге яки бу маркетплейсның эш үзенчәлекләренә төшенергә; шәхси кабинет ачарга; товар карточкаларын, атама һәм тасвирламаны SEO-оптимальләштерү белән, ягъни эзләү системаларына яраклаштырып язарга һ.б. өйрәтәләр.

Уку нәтиҗәләре буенча аттестация узучыларга квалификацияне күтәрү турында дәүләт үрнәгендәге таныклык бирелә. 

Әлеге белем бирү программасында Татарстан территориясендә теркәлгән эшмәкәрләрнең катнашу мөмкинлеге бар. Бу хезмәттән файдалану өчен МСП.РФ цифрлы платформасындагы «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә заявка җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев