Татарстан сулыкларында бозлавык башланды
Бу хакта бүген «Татар-информ» матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова сөйләде.
"Татарстанда кайбер сулыкларда бозлык инде урнашкан. Әмма балыкчыларны кисәтәсе килә: бозга чыгуны кичектереп торыгыз, чөнки ул әле куркынычсыз калынлыкка җитмәгән», — дип сөйләде Регина Гаязова.
2023 елдан 2025 елга кадәр бозлавык чорында 15 муниципаль берәмлектә һәлакәтләр теркәлгән, дип өстәде ул.
Источник «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев