Татарстан эшмәкәрләре электрон документ әйләнеше сервисына бер ел бушлай керә алачак
Татарстанда электрон документ әйләнеше сервисына бушлай керү мөмкинлеге бирү буенча хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итү ачылды.
Әлеге сервистан бер ел буе файдаланырга рөхсәт ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.
Гаризалар «Минем бизнес» үзәгендә кабул ителә. Аның белгечләре эшмәкәрләрнең электрон документ әйләнеше сервисларын куллануның мөһимлеген һәм уңайлылыгын билгели.
Электрон документ әйләнеше сервисы ярдәмендә: документларны цифрлы рәвештә алу, төзү, эшкәртү, җибәрү; архив алып бару, бердәм документлар базасын формалаштыру; башка шәһәрләрдән контрагентлар белән килешүләр төзү; офистан тыш килешүләргә кул кую;отчет бирү өчен документлар пакетларын табу, әзерләү мөмкин.
Әлеге программадан файдалану өчен РФ МСП цифрлы платформасының «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә гариза бирергә, «Электрон документ әйләнеше системасына бушлай керү мөмкинлеге бирү» хезмәтен сайларга кирәк.
Заявканы кабул иткәннәрме-юкмы икәнен эшмәкәр МСП.РФ цифрлы платформасында шәхси кабинетында карап бара алачак. Өстәмә мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча белергә мөмкин: +7(843)524-90-90.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев