Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ТАТАРСТАНДА

Өй интернетына тоташу турында авылларда үткәрелә торган сораштыру 30 апрельгә кадәр озайтылды

Татарстандагы кечкенә авылларда югары тизлекле интернетка тоташу ихтыяҗын билгеләү максатыннан РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган сораштыру 30 апрельгә кадәр озайтылды

Әлеге яңалык турында ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча федераль министрлык авылларда интернетка тоташу мөмкинлеге булырлык территорияләр исемлеген формалаштырачак. Җиткерелгән мәгълүматларга карап, конкрет йортлар өчен инфраструктура төзелешенә акча универсаль хезмәтләр резервыннан тапшырылып, финанс булачак.

Универсаль хезмәтләр резервы - бу Россия элемтә операторлары кеременең бер өлешеннән формалаша торган федераль бюджет фонд. Аны мобиль элемтә базасы, торак пунктларга җепселле-оптик элемтә линияләре салу һәм башка максатлар өчен юнәлтәләр.

Сораштыруда федераль проектлар кысаларында дәүләт тарафыннан булдырылган элемтә инфраструктурасы булган, халкы 100дән 1000гә кадәр булган авыллар катнаша ала. Моны мәктәпләр, хастаханәләр интернетка тоташтырылу яки мобиль элемтә базасы төзелгән торак пунктлар мисалында күрә алабыз.

Сораштыруны түбәндәге сылтамалар аша узарга мөмкин: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/583426/ һәм https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/568138/

Тавыш бирүдә катнашу өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталына авторизация узарга кирәк. Кулланучы яшәгән төбәген һәм үз йортының адресын күрсәтергә тиеш. Сораштыру аноним рәвештә үткәрелә, һәм аның нәтиҗәләре аерым кешегә бәйле булмаган статистик формада тәкъдим ителәчәк.

Катнашучылар интернетка тоташу өчен бер тапкыр бирелә торган теркәлгән түләүгә дикъкать итәргә тиеш. Димәк, бер тапкыр түләп, аннары интернет өчен ай саен акча түләргә кирәк булачак.

Әлеге программа «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 2021 елдан башлап, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 6 700 дән артык торак пункт мобиль интернетка тоташтырылды. 2026 елның 25 декабренә кадәр тагын 100 торак пункт киң полосалы интернет белән тәэмин ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев