Кем иң яхшысы булыр? Татарстанда һөнәри осталык конкурсы башланды
Татарстанда «кадрлар» милли проекты кысаларында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы старт алды. Бәйгенең приз фонды белән танышабыз
Бәйге 23 һөнәри компетенцияне үз эченә алачак. Мәйданчыклар республиканың әйдәп баручы предприятиеләре һәм мәгариф учреждениеләре базасында оештырылган.
Ярышлар 1 апрельдә КДАУ кырларында агрономнар ярышыннан башланып, августта Җәлил бистәсендә бульдозер машинистлары ярышлары белән тәмамлана.
Катнашуга РФ гражданлыгы һәм өч елдан башлап стажы булган белгечләр чакырыла. Заявканы хезмәткәрләр үзләре дә, аларның эш бирүчеләре дә бирә ала. Тулырак-конкурсның рәсми сайтында.
Номинацияләр арасында — классик эшче белгечлекләр (токарьлар, фрезерлаучылар, эретеп ябыштыручылар, ташчылар) һәм перспектив юнәлешләр (робот техникасы, пилотсыз очкычлар операторлары).
СВО ветераннары һәм яңа һөнәр үзләштерүче гражданнар өчен «икенче старт» номинациясе аерым билгеләнде.
156 эксперт — эш бирүчеләр, профсоюзлар, уку йортлары һәм хакимият органнары вәкилләре — катнашучыларның осталыгын бәяләячәк.
Төбәк этабында җиңүчеләр медальләр, статуэткалар һәм федераль этапка юллама алачак.
Федераль этапта һәр номинация буенча призерларга зур акчалата бүләкләр каралган:
I урын өчен – 1 000 000 сум,
II урын өчен – 500 000 сум,
III урын өчен – 300 000 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев