Югары Стәрле авылы халкы шагыйрь Роберт Миңнуллинны искә алды
1 августта Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, танылган журналист, публицист һәм нечкә зәвыклы әдәби тәнкыйтьче, эссеист Роберт Миңнуллинга 75 яшь тулган булыр иде.
Роберт Миңнуллин – Г.-Х.Андерсен исемендәге Мактаулы диплом, М.Җәлил, А.Алиш, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре иясе, Татарстан һәм Башкортстан республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре.
– Шагыйрьне искә алып Югары Стәрле авылы китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә узды. Чарада катнашучылар әдипнең лаеклы узган тормыш юлы, өлкәннәр һәм балалар өчен язылган гаять зур әдәби мирасы, матбугатта, телевидениедә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында күпкырлы эшчәнлеге турында мәгълүмат алдылар. Видеоязмалардан әдипнең үзе укуында татар халкының киләчәге, туган теле өчен борчылып язган шигырьләрен тыңладылар, композиторлар белән берлектә иҗат иткән популяр лирик җырларын ишетеп хозурландылар, – ди китапханәче Нәзирә Латифуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев