«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе
ТАТАРСТАНДА

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе

Зал азнакайлыларны аягүрә басып алкышлады

3 мартта Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенә йомгак ясалды. 

Тантанада катнашучыларны Республика җитәкчелеге исеменнән республика Дәүләт Советы Рәисе Марат Әхмәтов сәламләде, хатын-кызларны бәйрәм белән котлады.

Ел саен узучы әлеге традицион бәйге 10 номинация буенча узды. Безнең азнакайлылар исә 8 номинациядә катнашып, зона этабында барысы да җиңү яуладылар. Алар республикакүләм бәйгедә район данын яклады. Өчесе җиңү яулады. Зал азнакайлыларны аягүрә басып алкышлады.

Бу турыда «Маяк» газетасыннан укырсыз.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев